«Кеше. Галәм. Космос» иллюстратив китап күргәзмәсенә чакырабыз (6+)

Бесплатно

2021 ел бөек дата – космоска кешенең беренче очыш ясавына 60 ел булу вакыйгасы белән әһәмиятле. Нәкъ менә шул вакыттан кеше цивилизациясе тарихында яңа – космик чор башлана. 

Хәзерге яшь буын алтмыш ел элек булган вакыйгаларга күптән узган тарих итеп карый, шунлыктан яшьләрнең игътибарын тарихка һәм илебез космонавтикасының хәзерге заман казанышларына җәлеп итү максатыннан, балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә «Кеше. Галәм. Космос» иллюстратив китап күргәзмәсе ачылды. Ул Ю.А.Гагаринның космоска очуына 60 ел булуга, фән һәм технологияләр елына багышлана һәм укучыларга космонавтика темасы буенча китапханәнең бай китап фондын ачып сала. Россия космонавтлары, Галәмнең төзелеше, космик киңлекне үзләштерү, Космосны яулаган беренче кеше – Юрий Алексеевич Гагарин турында китаплар тәкъдим ителә. 
Космонавтиканың үсеш тарихына кагылышлы сорауларга «Йолдызларга таба атлаган кешеләр» исемле бүлек багышлана. Ю. Гагаринның очышы совет космонавтикасының олуг казанышы гына түгел, совет галимнәре, конструкторлары, эшчеләре, тәҗрибә ясаучылары гына түгел, ә бөтен кешелекнең «йолдыз сәгате» була. Космос турында сөйләгәндә, без күркәм кешеләрнең батырлыгы, кыюлыгы, белеме һәм тәҗрибәсен күзалдында тотабыз. 

Кешеләр космоста  билгесез материк сыман яңа киңлек кенә түгел, ә зур һәм гадәти булмаган үзе бер дөнья ачты. Космонавтика кешеләргә Кояш системасы планеталарының күп серләрен ачарга һәм җир тирәли киңлекнең үзлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итте. «Космосның гаҗәеп дөньясы» бүлегеннән укучылар космос шартларын фән һәм техниканың күп кенә өлкәләрендә ничек кулланырга мөмкин булуы, Җирдә чынга ашыра алмаслык технологик процессларны башкару мөмкинлеге һәм башкалар турында мәгълүмат ала алачак.

Теләге булганнарны 30 апрельгә кадәр күргәзмә белән танышырга чакырабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: