Шүрәлегә Кырлай табигатен коткарырга ярдәм итик (0+)   

22 апрель – Халыкара Җир көне. 14 нче санлы китапханәдә иң нәни китап сөючеләр өчен  гадәти булмаган чара узды. 

IMG_20210421_114039
IMG_20210422_110048
IMG_20210422_103844
IMG_20210421_114049
IMG_20210422_103931
IMG_20210422_104141
IMG_20210422_102539

Китапханәгә кунакка килгән балалар Г.Тукайның иң танылган әкият герое Шүрәледән хат алды. Ул: «Исәнмесез! Мин Шүрәле. Кырлайның әкияти урманында яшим. Безнең табигатебез бик матур, әмма нидер булды… Минем урманымда агачлар корый, кошлар җырламый, җәнлекләр юкка чыга, гөмбәләр һәм чәчәкләр үсми, елгада балыклар югала башлады. Мин бу хәлне төзәтмәкче булдым, ләкин үзем генә булдыра алмыйм. Кырлай табигатен коткарырга булышыгызчы!» дип язган иде.

Балалар Шүрәлегә ярдәм итәргә булды. Аларга урманда үзеңне дөрес тотарга өйрәтүче биремнәрне үтәргә туры килде. «Шулай – алай түгел», «Ярый – ярамый», «Мин урманга килсәм», «Су анасына тарагын табарга булыш» уеннары уздырылды. Бәйрәмдә Г.Тукайның табигать, туган як турында шигырьләре яңгырады. Балалар янына кунакка әкият геройлары – Кәҗә белән Сарык килде. Алар урманда капчыкка күп итеп чүп җыйган иде. Китапханәче Җир планетасының безнең уртак йортыбыз булуы, һәм ул чәчәк аткан бакчага әйләнсен, безнең белән бергә үсемлекләр һәм хайваннар да куансын өчен, без аны сакларга тиеш икәнлеге турында сөйләде.
Чара «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: