Йөрәкләрдә саклыйбыз (18+)

IMG-20210510-WA0003
IMG-20210510-WA0005
IMG-20210510-WA0004
IMG-20210510-WA0006

7 май көнне «Радуга» дәвалану-сихәтләнү комплексында Җиңү көненә багышланган «Йөрәкләрдә саклыйбыз» исемле чара үтте. Кичә Индира Фатыйхова башкаруында сугыш чорының тетрәндергеч шигырьләре белән башланып китте. Алия Габдуллина һәм санаторий хезмәткәрләре сугыш еллары җырларын җырлады. Ватан өчен көрәшкән батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 
Ял итүчеләр барыбыз да яраткан «Катюша», «День Победы» җырларын бергәләп җырлады, сугыш чоры биюләрен башкарды.   

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: