«Син яши торган төбәк»: җәйге уку аланчыгы (6+)
6
Август 2021
Җомга
5 август көнне 15 нче санлы китапханә 45/14 йорты ишегалдында кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Син яши торган төбәк» дигән җәйге уку аланчыгы үткәрде. Балалар туган як тарихы һәм мәдәнияте белән танышты. Республикабыз картасы ярдәмендә алар Казан, Алабуга, Чистай, Болгар, Свияжск, Мамадыш, Кукмара кебек шәһәрләр буйлап виртуаль сәяхәт кылды. Теләге булганнар «Мавыктыргыч Татарстан», «Ватаным Татарстан», «Идел Болгары чорында кешеләр ничек яшәгән яки ХII гасырга сәяхәт» китапларыннан өзекләрне сәнгатьле итеп укыды. Чара азагында «Үзең өчен Татарстанны ач» викторинасы балаларның игътибарлылыкларын тикшерде. |