Табигать тулы могҗиза (6+)

11 апрель көнне 17 нче санлы китапханәдә «Табигать тулы могҗиза» дигән экологик бәйрәм узды.

природа
IMG_20230411_143440
IMG_20230411_144801

Алып баручы балаларга экология, табигатьне һәм аның байлыкларын ничек сакларга кирәклеге, кешенең әйләнә-тирә дөньяга нинди тәэсир ясавы турында сөйләде. Укучылар кешенең әйләнә-тирә мохиттән – һава, су, болын исләреннән башка яши алмавы, табигатьнең бу байлыклар өчен бары тик сакчыл мөнәсәбәт һәм кайвакыт ярдәм генә соравы турында белде. 

Үсемлекләр һәм хайваннарны саклау максатында Кызыл китап булдырылды, балалар чара вакытында аның белән танышты. «Россиянең Кызыл китабы» видеоязмасыннан яшь китап сөючеләр кайбер хайваннарның бөтенләй юкка чыгуы турында белде, шуннан соң табигатьне сакларга кирәк дигән фикер белдерде. Балалар экология темасына шигырьләр укыды, ә алып баручы аларның игътибарына язучы-натуралистларның китапларын тәкъдим итте һәм В. Бианка, Е. Чарушин хикәяләрен укыды. Катнашучыларга «Урманнарыбыз җәнлекләре» уенында төрле хайваннарны сурәтләү, табышмаклар язылган яфракларны өзү, әдәби персонажларның исемнәре буенча төбәгебездә яшәүче хайваннарны тану бик ошады. 

«Мальчик и Земля» мультфильмын карап, балалар сулыкларны, урманнарны, һаваны пычрату начар нәтиҗәләргә китерә һәм боларны булдырмаска кирәк дип йомгак ясады. 

Бәйрәм кызыклы һәм файдалы үтте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: