Файдалы битләр: өлкән буын өчен интернет (18+)

3 февраль көнне куркынычсыз рунет атналыгы кысаларында 1 нче санлы Мәгъоүмати-китапханә үзәгенең «Гармония» клубында «Файдалы битләр: өлкән буын өчен интернет» дигән компьютер белеме сәгате үтте.
Чара башында интернетны куллануның куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр: чит-ятларга шәхси мәгълүматларны бирмәскә, вируслар, таныш булмаган кешеләрдән янаучы хатлардан һ.б. сак булырга.  
Тәкъдим ителгән презентация ярдәмендә китапханәче Скайп, Дәүләт хезмәтләре, РФ Пенсия фонды, Едадил кебек өлкән яшьтәге кешеләргә файдалы булырлык түләүсез кушымталар турында сөйләде. Катнашучыларны аеруча кечкенә әйберләрне зурайтып карарга ярдәм итүче смартфон өчен лупа, интернетта дару һәм медицина хезмәтләре эзләү буенча кушымталар кызыксындырды. Китапханә хезмәткәре әлеге кушымталарны өлкәннәрнең смартфоннарына урнаштырырга ярдәм итте.
Чара азагында виброгимнастика, академик Микулин ысулы белән сәламәтләндерү уздырдылар.

Поделиться: