«Россия – Ватаным минем» Могҗизалар Кыры (12+)
11
Июнь 2024
Сишәмбе
11 июньдә, Россия көнен бәйрәм итү кысаларында, Үзәк балалар модель китапханәсе өлкән һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Россия – Ватаным минем» дигән Могҗизалар Кыры форматындагы танып белү уены уздырды. Балалар барабанны әйләндерде һәм туры килгән бүлектән карточкалар алды. Биремнәрдә төрледән-төрле сораулар: Туган илебезнең географик һәм мәдәни күренекле урыннары, танылган мәдәният һәм фән эшлеклеләре турында булды. Балалар «патриотлык» сүзен ничек аңлаулары, дәүләт символларының мәгънәсе һәм Россия Федерациясе байрагы төсләре нәрсә аңлатуы турында фикер алышты. |