«О том, что было, не забудем!» кинофильмыннан өзекләр күрсәтү һәм аның буенча фикер алышу (6+)

1941 елның 22 июне — Туган илебез тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе, бу көнне Бөек Ватан сугышы башланган. Гитлер Германиясе Советлар Союзы җиренә һөҗүм итә. Бөек Ватан сугышы башлана. Бу көнне Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. 

глн
1718956309582
1718964265253
Безнең бурыч – әлеге сугыш турында хәтерне саклау, аны балаларыбызга, оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга җиткерү. Чөнки без сугышчыларыбызны һәм сакчыларыбызны истә тотканда, алар яши. Бу датаны без ел саен гомерләре аша рәхимсез сугыш узган, Ватанның азатлыгы һәм иреге өчен канкойгыч сугыш кырларыннан кире әйләнеп кайтмаганнар истәлегенә Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтәбез. 
Хәтер һәм кайгы көненә шәһәр үзәк китапханәсе үз укучылары өчен Бөек Ватан сугышы турында фильмнардан өзекләр күрсәтү оештырды. Караганнан соң, фильмнар буенча фикер алышу булды, балалар сорауларга җавап бирде һәм үз хис-кичерешләре белән уртаклашты. Балалар фикеренчә, алар төрле хисләр кичергән: куркыныч сынауларны җиңеп чыккан илебез белән горурлану хисләре генә түгел, ә якыннары язмышы өчен курку хисе дә биләп алган аларны. 

#ДвижениеПервых#ПервыеПомнят#ЯПомнюЯГоржусь

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: