«Агач малай маҗаралары» (6+)

20 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын кунакка Алексей Николаевич Толстойның «Золотой ключик, или Приключения Буратино» китабы буенча әкияти уенга чакырды.

игра
10ф. Заветный ключик
10ф. Портрет героя
10ф. «Похождения деревянного мальчика»
10ф. Восстанавливаем декорации
10ф. Карта путешествия

Замана балалары арасында иң популяр компьютер уеннарының берсе адашып йөрү уеннары. Нәкъ менә шунлыктан китапханә балаларга танып белү күңел ачуның әлеге формасын тәкъдим итәргә булды.  

Чара «Приключения Буратино» кинофильмыннан өзекләрдән торган видеоязманы карау белән башланды.  

Шуннан соң командаларга бик күп интеллектуаль сынауларны узарга тәкъдим ителде. Бу мавыктыргыч командалы уен дүрт маршруттан торды. 

Алтын ачкычны эзләп, уенда катнашучылар «Күнегүләр» вакытында әкият геройлары турында табышмаклар чиште, «Папа Карло остаханәсендә» нокталар буенча Буратино портретын ясадылар, ташбака Тортилла буасында балык тоттылар, «Мальвинаның табышлар бюросы»ндагы югалган предметның геройларның кайсыныкы икәнен белделәр, «Карабас Барабас театрында» пазллар принцибы буенча хәйләкәр курчаклар фәннәре профессоры кискәләгән балалар спектакленә ясалган декорацияләрне торгыздылар. 

Очрашу азагында балалар: «Алексей Толстойның «Золотой ключик, или Приключения Буратино» – азагы яхшы тәмамлана торган, дуслык, мәхәббәт, бер-береңә ярдәм итү турында бәян итүче бик күңелле һәм гыйбрәтле әкият, һәм әгәр дә дуслар бергә икән, бернәрсә дә куркытмаячак һәм барлык сынауларны бергә җиңеп чыгачаклар», дигән нәтиҗә ясады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: