Җырларда җырланучы шигърият (0+)
25 ноябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә «Киң күңелле күршеләр» клубында көмеш яшьтәге кешеләр өчен «Җырларда җырланучы шигърият» кичәсе үтте. Әниләр көне бәйрәме алдыннан китапханәгә килгән китап сөючеләр шагыйрьләр һәм композиторларның әниләргә багышлап язган шигъри юллары һәм җырларын искә төшерде. Алып баручы Андрей Дементьев һәм Евгений Мартынов сүзләренә язылган «Әни турында баллада», Виктор Гин һәм Владимир Мигули шигырьләренә иҗат ителгән Валентина Толкунова репертуарындагы «Поговори со мною, мама» җыры тарихларын сөйләде. Бу әсәрләр мисалында китапханә кунаклары шагыйрь, композитор һәм башкаручыны үзара бәйләүче төп җепнең ничек барлыкка килүен күзәтә алды. Танылган «Мама» кинофильмы һәм Эдуард Асадовның «Мне уже не 16, мама», Ирина Самаринаның «Весь мир начинается с мамы» әсәрләреннән укылган юллар һәм Рәсүл Гамзатовның «Берегите матерей» поэмасыннан өзек тормыш һәм иҗатка кагылырга, шигърият һәм җыр аша кызыклы фактлар белән танышырга мөмкинлек бирде. «Романтик» яшьләр клубына йөрүчеләр чарага килүчеләрне Әниләр көне белән котлады, алар үзешчән сәнгать номерлары һәм гамәли иҗат эшләре күргәзмәсе әзерләде һәм тәкъдим итте. Чара шагыйрь Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигыреннән алынган юллар белән тәмамланды. |