«Һәр юлында илһам»: шигъри кичә (12+)

Бөтендөнья шигърият көненә Үзәк балалар китапханәсендә «Һәр юлында илһам» дигән шигъри кичә багышланды.

фото
1
2
4
3

Укучылар алдында Чаллы шагыйрьләре, «Бумажный слон» һәм «Золотые россыпи» әдәби клублар әгъзалары – Роза Гобәйдуллина һәм Равил Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Тормышчан темаларга багышланган, балачак истәлекләре тасвирланган һәм мәхәббәт лирикасы кергән шигырьләр укылды. Аудитория бик теләп тыңлап утырды, укучылар актив рәвештә шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сораулар бирде. Кунаклар үз биографияләрен сөйләде, истәлекләре белән уртаклашты. Шигъри кичә җылы дустанә рухта узды. Чара барышында яңгыраган әсәрләргә беркем дә битараф калмады, чөнки сәнгать белән очрашу һәрвакыт күңелгә рәхәтлек бирә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: