«Лучший друг детей» = «Балаларның якын дусты»: шигъри кичә (0+)

Һәр елны февральдә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. 
17 февраль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Бисеринки» балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә шигъри кичә уздырды.

Балаларның якын …
IMG_20220217_093543
MyCollages
IMG_20220217_100132
IMG-20220217-WA0025

Презентация ярдәмендә балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм  балачакта язган тәүге шигырьләреннән башлап бөтен дөньяга танылган «Моабит дәфтәрләре»нә кадәр иҗаты турында тагын да күбрәк мәгълүмат ала алды.

Чара барышында шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде. Анда балалар сәнгатьле итеп «Кызыл ромашка», «Сәгать», «Маэмай» һ.б. шигырьләрне укыды. Әлеге очрашу укучыларга һәм тәрбиячеләргә бик күп уңай тәэсирләр бүләк итте, һәм күпләр өчен гаҗәеп һәм кызыклы ачыш булды, чөнки һәр яңа буын үзе өчен әлеге легендар шәхеснең үз тарихын ача, аны патриотлык һәм батырлык үрнәге итеп кабул итә.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: