«Өчпочмаклы конвертта шигырьләр» шигъри марафон (18+)

Бөек Ватан сугышы һәм анда Җиңү – Россиянең даны һәм горурлыгы. Бу Җиңү – егерменче йөзьеллыкның бөек вакыйгасы, шунлыктан Җиңү көнен без илебезнең төп бәйрәме буларак билгеләп үтәбез. Без, бөек Җиңү, тылдагы тормыш, халкыбыз өчен авыр елларда өмет һәм ышанычлар турында шигырьләр укып, янәдән шул истәлекле көннәргә әйләнеп кайтабыз. 

1111
IMG_20250505_102523 (1)
IMG_20250506_103701
IMG_20250506_142020
IMG_20250506_145520

Җиңү көненең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан 7 май көнне 1 нче санлы китапханә «Өчпочмаклы конвертта шигырьләр» шигъри марафоны уздырды. «Кыр почтасы» исеме астында өчпочмак формасында хатлар әзерләнде, аларга шагыйрьләребезнең шигырьләре салынган иде. Чарага кызыксынып килгән укучылар текстларны кычкырып укыды, шулай ук өйдә шигъри юлларны укып ял итәр өчен хатларны үзенә алып кайтып китә алды. Әлеге марафон — геройлар хәтере алдында баш ияргә, сугыш шигъриятенең бөек мирасына кагылырга мөмкинлек. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: