«Күңелләрдә Тукай сүзләре» шигъри марафоны (0+)

23 апрельдә Шәһәр үзәк китапханәсендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган шигъри марафон узды. 
Аның төп максаты хәзерге заман җәмгыятенең әдәби һәм мәдәни тормышында зур роль уйнаучы Тукай шигъриятенең зур әһәмиятен ассызыклау иде. 
Шигъри марафон 10.00 сәгатьтә башланды. Укучылар өчен Г.Тукай әсәрләреннән торган «Тукайдан илһам алып…» дигән иллюстратив-китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Китапханә хезмәткәрләре илһам белән аның шигырьләрен укыды, Г.Тукай тормышыннан кызыклы фактларны сөйләде һәм чарага килүчеләргә шагыйрьнең яраткан әсәрләрен искә төшерергә һәм укырга тәкъдим итте. 

IMG_20260423_131726_201
IMG_20260423_131726_219
IMG_20260423_131726_223
IMG_20260423_131840_893

Бөек татар шагыйренең шигырьләре һәм танылган поэмаларыннан өзекләрне шәһәрдәшләр бик җиңел искә төшерде һәм укыды. Без аның күп әсәрләрен яттан беләбез һәм хәтта көнкүреш тормыштта еш кына алардан цитаталар китерәбез. Марафон кунаклары башкаруында шагыйрьнең «Туган авыл», «Милли моңнар», «Карлыгач», «Пар ат» шигырьләре һәм «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләреннән өзекләр иң популяр булуы да гаҗәп түгел. Алар бүген арада иң еш яңгыраганнары булды. Өлкәннәрнең Тукай әсәрләрен мәктәп эскәмиясеннән үк истә тотуын, ә балаларның бик теләп аның әкиятләрен укуын ишетү бик күңелле. 
Әлеге шигъри марафонда шәһәребезнең танылган язучылары һәм шагыйрьләре актив чыгыш ясады. Тукай шигърияте белән рухланган замандаш авторларыбыз үзләренең яңа шигырьләрен укыды. 
Шигърият хисләр, шагыйрьнең күзаллаулары белән туа. Ул безгә шигырьләрдән ләззәт алырга мөмкинлек бирә, үзгә бер көчкә ия матур хисләр тудыра. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: