«Таркалган плеяда йолдызы» шигъри сәгате (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан күренекле рус шагыйре Евгений Абрамович Баратынскийның тууына 235 ел тулуга багышланган «Таркалган плеяда йолдызы» дигән шигъри сәгать үткәрелде. Укучылар романтизм чорының иң олуг шагыйрьләренең берсе, пушкин плеядасы вәкиле, элегия һәм хат жанрларын үзенчәлекле итеп ясаучы автор – Евгенйи Баратынский тормышы һәм иҗади мирасы белән танышты. Аның нәсел агачы, әдәби даирәсе, А. С. Пушкин, А. Дельвиг, В.А.Жуковский кебек дуслары турында белде. Шагыйрьнең тугры юлдашы, аңа яхшы хатын һәм дус кына түгел, ә әдәби эшләрдә оста ярдәмчегә дә әйләнгән Анастасия Львовна Энгельгардт турында мәгълүмат алдылар. 

cc4af01a-fb0d-4545-906d-deba40f56c47 (1)
f3d02444-5ddb-47fc-bb2e-77d9187ea42d

Баратынский сүзләренә язылган «Где сладкий  шёпот…» видео романсын тыңладылар. Чара азагында катнашучылар чын-чынлап талантлы шагыйрь шигырьләрендә үз күңел халәтен, үз уйларын һәм омтылышларын җиткерә алган дигән нәтиҗә ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: