Якташ шагыйрьләребез иҗатына багышланган әдәби сәгать (18+)
19
Август 2019
Дүшәмбе
Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре хезмәт ветераннары пансионатында Чаллы шагыйрьләре иҗаты буенча әдәби сәгать үткәрде. Ял итүчеләр шәһәребезнең әдәби тормышы өлкәсендә үз белемнәрен тагын да киңәйтә алды. Чарада катнашучылар Е. Кувайцев, И.Лимонова, Н. Алешков, М. Сафин, С. Таһилин шигырьләрен укыды. Якташ шагыйрьләребезнең иҗаты кичәдә катнашучыларның күңеленә хуш килде, җылы хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф бүләк итте. |