Якташ шагыйрьләребез иҗатына багышланган әдәби сәгать (18+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре хезмәт ветераннары пансионатында Чаллы шагыйрьләре иҗаты буенча әдәби сәгать үткәрде. Ял итүчеләр шәһәребезнең әдәби тормышы өлкәсендә үз белемнәрен тагын да киңәйтә алды. Чарада катнашучылар Е. Кувайцев, И.Лимонова, Н. Алешков, М. Сафин, С. Таһилин шигырьләрен укыды. Якташ шагыйрьләребезнең иҗаты кичәдә катнашучыларның күңеленә хуш килде, җылы хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: