«Тылсымлы юлларның гаҗәеп дөньясы» шигъри сәгате (6+)

12 мартта 8 нче санлы балалар китапханәсе укучылар өчен «Тылсымлы юлларның гаҗәеп дөньясы» дигән шигъри сәгать уздырды.

(1)IMG_3533
(2)IMG_3542
(3)IMG_3540

Китапханәче балалар белән бергә Габдулла Тукай дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. Анда бөек татар шагыйренең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Танылган «Су анасы» һәм «Шүрәле» әсәрләре балаларны туган як твбигатенең матурлыгына игътибарлы булырга, үз гамәлләре өчен җавап бирергә, тапкырлыкка һәм зирәклеккә куана белергә өйрәтүче хыялый әкиятләр дөньясына алып кереп китте. Шигъри сәгать «Бәхетле бала», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Бала белән Күбәләк», «Акбай» кебек җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Чара азагында  Г. Тукайның «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигыре мотивлары буенча «Татармультфильм» студиясендә рус телендә төшерелгән мультфильмны карадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: