«Тылсымлы юлларның гаҗәеп дөньясы» шигъри сәгате (12+)

16 апрельдә 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проектын тормышка ашыру кысаларында, яшь укучылар өчен «Тылсымлы юлларның гаҗәеп дөньясы» дигән шигъри сәгать уздырды.
Китапханәче балаларны исеме алтын хәрефләр белән әдәбият тарихына язылган бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты сукмклары буйлап алып кереп китте. Аның «Су анасы» һәм «Шүрәле» дигән үлмәс әсәрләреннән юллар яңгырады, укучыларны урман көчләре һәм серле рухлар җанланучы тылсымлы әкиятләр дөньясына күчерде. Бу әкиятләр туган як матурлыгының кадерен белергә, үз гамәлләрең өчен җаваплылык тоя белергә һәм тапкырлык һәм зирәклеккә сокланырга өйрәтә. Шигъри сәгатькә моңлы көйләр ямь өстәде: «Бәхетле бала», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Бала белән Күбәләк», «Акбай» кебек җырлар һәм шигырьләр яңгырады. 

(1)IMG_6301
(2) IMG_6303
(3) IMG_6286
(4) IMG_6295
Республикабызның яшь укучылар өчен чыгучы бердәнбер балалар газетасы «Көмеш кыңгырау» белән танышу – очрашуның кульминациясе булды. Балалар яшьтәшләренең, үзләре өчен балалар иҗаты һәм илһам дөньясы ачып, шигырьләр һәм әкиятләр язуы, аларның газета битләрендә басылып чыгуы турында белеп гаҗәпләнде һәм сокланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: