«Ирина Токмакованың могҗизалар иле» шигъри сәгате (6+)

13 нче санлы китапханәдә иң яшь китап сөючеләр өчен И. П. Токмакованың тууына 95 ел тулуга багышланган шигъри сәгать үткәрелде. Аның яңгыравык шигъри юллары һәркемгә балачактан таныш. Балаларга кечкенә Ирина өчен әдәбиятка юлны бөек шагыйрь А.С.Пушкин шигырьләре ачуы турында мәгълүмат кызыклы булды. 

апавп
13 ф. 23.04.24 Токмакова фото 2
13 ф. 23.04.24 Токмакова фото 3
Ул үзенең шигырьләрендә агачлар һәм урман шаулары, ел фасыллары, йокларга теләмәгән Женька һ.б.лар турында язган. Балалар Ирина Токмакова китаплары битләре буйлап виртуаль сәяхәт кылды, бар җәнлекләр, кошлар, балыклар, агачлар һәм үләннәр шигырь белән сөйләшә торган тылсымлы аланчыкта булды һәм Ирина Петровна китапларындагы табышмакларны чиште. Балаларның И. Токмакова шигырьләрен белүләре аеруча куандырды. Алар хор белән «Плим» шигыреннән юлларны сөйләде. Чара азагында «Вечерняя сказка» мультфильмын карадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: