«Рәшит Бәшәр шигърияте чишмәсе» шигъри сәгате (6+)

Балалар язучысы, шагыйрь, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Ш.Галиев исемендәге әдәби премия лауреаты (2020), Атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Бәшир 1949 елның 7 октябрендә туа. Быел ул үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләр үтә. 
13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре оештырган шигъри сәгатьтә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. 

зшоъх
13 ф. 11.10.24 фото 1
13 ф. 11.10.24. фото 2
13 ф. 11.10.24. фото 4
13 ф. 11.10.24. фото 5
113 ф. 11.10.24. фото 3
Балалар юбилярның тормыш юлы белән танышты, аның балачагы турында хатирәләрен тыңлады. Китапханәче сөйләгәннәрдән алар Рәшит Бәшәрнең 15 китап авторы булуы, аңа «Сандугачлы бишек» китабы өчен А.Алиш исемендәге әдәби премия тапшырылуы турында белде. Рәшит Бәшәр шигырьләрен гади, аңлаешлы тел белән яза, аларны тиз һәм җиңел ятларга мөмкин. 
Балаларның әлеге чарада катнашуга иҗади якын килүен билгеләп үтәсе килә: алар шигырьләрне татар милли баш киемнәре түбәтәй-калфаклар киеп сөйләде, рәсемнәр, күбәләк канатлары әзерләгән иде һәм хәтта коймаклар пешереп алып килгән иде (татар бәйрәме турындагы шигырьгә).
Балаларга чыгышлары өчен Чаллы язучылары китаплары һәм татлы бүләкләр бирелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: