«Беренче рус романтигы»: шигъри сәгать (12+)

28 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре рус шагыйре, тәрҗемәче һәм тәнкыйтьче Василий Андреевич Жуковскийның тууына 240 ел тулу уңаеннан «Беренче рус романтигы» дигән шигъри сәгать уздырды. 

Укучылар Россия шигъриятенең «яңа мәктәбе» – романтизм барлыкка килүнең башында торган шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Аның балачагы, рәсем ясау белән шөгыльләнүе, шигъри алиһәгә әверелгән М.А. Протасовага олы мәхәббәте, бөек шагыйрь А.С.Пушкин белән дуслыгы һәм император Николай I нең улы Александрның остазы булуы турында белде. В. Жуковский иҗаты аның төп жанрлары – балладалар, элегияләр, романслар, «Светлана» һәм «Людмила» балладалары кебек тәрҗемә эшләре аша тәкъдим ителде. Шагыйрьнең шигырьләренә язылган романслар һәм эчкерсез шигырьләре белән видеоклиплар чарага хис-кичерешләр өстәде. Шигъри сәгать катнашучыларга үзләре өчен Жуковскийның яңа якларын ачарга, матур, нечкә лирика аша кешеләрнең рухи кичерешләрен җиткерә алган, һәм шуның белән бөек рус әдәбиятын тагын да баеткан шагыйрьнең шәхесе бөеклеген һәм иҗатын тоярга мөмкинлек бирде.  

Поделиться: