Петр I шәхесенә багышланган шигъри сәгать (12+)

24 март көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә Петр I нең тууына 350 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган шигъри сәгать узды. 

О мощный …
IMG_3145
IMG_3138
IMG_3142

Бөек император, көчле рухлы шәхес буларак, әдәбиятчылар игътибарын һәрчак җәлеп иткән. Тәвәккәл патша, үзгәртеп коручы образы күп шагыйрьләрдә кызыксыну тудырган, алар аны илебезне европа тибындагы империя дәрәҗәсенә күтәргән көчле харизмалы шәхес итеп күрә. Китапханәче билгеләп үткәнчә, һәр автор бу темага үзенчә якын килә һәм карашлар төрлелеге Петр I шәхесен кызыклы итеп ача. Әсәрләрнең авторлары, беренче чиратта, патшаның эчке дөньясына, зиһененә, гадәти булмаган эш сөючәнлегенә, алдан күрә белү сәләтенә игътибар бирә. Чарада өлкән сыйныфлылар М.В.Ломоносов одаларын, «Полтава» поэмасыннан өзекләр, А.С. Пушкинның «Стансы», М.Цветаеваның «Петр и Пушкин» һ.б. шигырьләрен укыды.

Укучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм презентация күрсәтелде. Бөек император турында шигърияткә мөрәҗәгать итеп, укучыларда Петр Беренче турында объектив күзаллаулар барлыкка килде. Рус классиклары һәм замандаш шагыйрьләренең Петр Беренчегә багышланган әсәрләрен укырга сезгә дә киңәш итәбез. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: