«Бар Россия юкка гына хәтерләми!» шигъри сәгате (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге реабилитантлары өчен Бородино сугышына багышланган «Бар Россия юкка гына хәтерләми!» дигән шигъри сәгать үткәрде.
Бу сугыш  1812 елгы Ватан сугышының төп вакыйгасына әйләнә һәм Россия тарихы барышына әһәмиятле йогынты ясый. Ул безнең хәтердә геройлык һәм халык бердәмлгеге символы буларак кереп калды. 
Очрашуда катнашучылар Ватан сугышы тарихын – Наполеон армиясенең һөҗүме, партизаннар хәрәкәте геройлары, пожар Мәскәүдәге янгын һәм Бородино сугышын искә төшерде; Лермонтов, Пушкин, Жуковский, Вяземскийларның бу сугышка багышланган шигырьләре, һәм шулай ук «Генералам двенадцатого года» романсын тыңлады. 

3fbbabf0-b78b-4cd2-8c2f-b7517196a993
efce92d3-e8c2-44d3-a834-e932d0ca6c9f
2fc42d31-b0b9-4f59-910e-33ec14e6644d

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: