«Алтын киңлекләрдә» шигъри сәгате (6+)

26 сентябрьдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Алтын киңлекләрдә» шигъри сәгате уздырды.

20250926_092527
20250926_092830
20250926_093446
20250926_094935
20250926_095759
IMG-20250926-WA0029
IMG-20250926-WA0038
20250926_095617

Көз! Елның иң моңсу вакыты! Әлеге көзге көнне чарада иң матур һәм күп кенә шагыйрьләрнең яраткан ел фасылы турында шигырьләр яңгырады. Балалар көз турында шигырьләр укыды, җырлар җырлады, көзге җырлар яңгыравы астында биеде. Шулай ук алып баручы яшь укучыларны бөтендөньяга танылган композиторларның музыкаль әсәрләре – П.И. Чайковскийның «Осенняя песня» һәм Ф.Ф. Шопенның «Осенний вальс» белән таныштырды. Очрашу барышында балалар бакчасына йөрүче нәниләр «көзге» табышмаклар чиште, көз билгеләрен искә төшерде, «Әйе – Юк» уенын уйнады. Чара азагында китапханәче шигъри әсәрләрне сәнгатьле итеп укыганнары һәм ата-аналары блән бергә ясаган кул эшләнмәләре өчен яшь кунакларга татлы призлар таратты. Шигырьләр белән җир йөзендәге бар нәрсә турында да сөйләргә була! Шигърият бар дөньяны яктыртучы кояшка охшаган, ә сүз осталарының шигъри әсәрләре безгә туган телебезнең гаҗәеп көчен һәм матурлыгын күрсәтә дип юкка гына әйтмиләр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: