«Муса Җәлил – каһарман-шагыйрь» шигъри сәгате (0+)

18 февральдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен 23 нче санлы китапханә «Муса Җәлил – каһарман-шагыйрь» дигән шигъри сәгать уздырды.
Балалар зур кызыксыну белән китапханәчеләрнең Муса Җәлилнең кайда тууы һәм үсүе, ничек укуы һәм кайчан шигырьләр яза башлавы турында тыңлады. Чыгыш презентация белән үрелеп барды, аның барышында балалар шагыйрьнең әти-әнисе һәм гаилә әгъзалары белән танышты. Аның фаҗигале һәм героик язмышы турында белде. 

1. 23ф. Поэтический час «Муса Джалиль-поэт герой» (6 )
2.23ф. Поэтический час «Муса Джалиль-поэт герой» (6 )
23ф. Поэтический час «Муса Джалиль-поэт герой» (6 )

Балалар татар һәм рус телләрендә шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп һәм бик теләп сөйләде. Барысыннан да бигрәк балаларга «Әтәч», «Күке» һәм «Кызыл ромашка» шигыре ошады. Алар бик теләп «Ромашкаларны җый», «Командир» импровизацияләнгән уеннарын уйнады; «Рифмоочышлар» уенында үзләрен яшь шагыйрьләр ролендә сынап карады; хайваннар турында шаян табышмаклар чиште. 

Чара азагында «Нәни дусларга» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, ул балаларда бик күп уңай хис-кичерешләр һәм кызыксыну уятты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: