«Көй һәм сүзләрнең матурлыгы»: шагыйрь белән шигъри очрашу (12+)

28 апрельдә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Чаллы политехника көллияте студентлары өчен шагыйрь, прозаик, Россия язучылар берлеге әгъзасы, берничә нәфис-документаль китаплар, җыр альбомнары авторы Ольга Кузьмичева-Дробышевская белән очрашу үткәрде.

Ольга Владимировна балаларга үзе, шәһәребез тормышында актив катнашуы, Чаллының үз иҗатында тоткан урыны турында сөйләде. Автор киләчәккә иҗади планнары белән уртаклашты, гитарада үзенең яраткан берничә романсын уйнады һәм тыңлаучыларга яңа иҗат иткән шигырьләрен бүләк итте. Шагыйрә белән очрашу бик кызыклы һәм җанлы узды. Очрашу барышында әңгәмәдә активлык күрсәткән һәм сораулар биргән барлык катнашучыларга Ольга Владимировна «Янтарная бусина» дип аталган яңа лирик әсәрләр җыентыгын бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: