«Сергей Михалков – күренекле балалар әдәбияты классигы»: шигъри тәнәфес (6+)

14 март көнне 13 нче санлы китапханәнең укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубының чираттагы утырышы узды! Һәм ул 13 март көнне 110 еллык юбилее булган балалар язучысы Сергей Михалковның шигырьләрен яттан укудан башланды. 

михалков
13 ф. 14.03.23 С. Михалков фото 1
13 ф. 14.03.23 С. Михалков фото 2
13 ф. 14.03.23 С. Михалков фото 3

«Без Сергей Михалков шигырьләрен яратабыз һәм беләбез!» – диде балалар. Укучылар бергәләп «Мой щенок» шигырен һәм һәрберсе аерым-аерым үзенең яраткан шигырен укыды. Балаларның шулкадәр күп шигырьләр белүе куандырды! Ә шагыйрьнең әсәрләрен белүләре аларга викторина сорауларына дөрес җавап бирергә булышты. 

Шигъри тәнәфес «Буриме» уены белән тәмамланды, анда һәр катнашучы тәкъдим ителгән рифмалар буенча шигырь уйлап чыгарырга тырышты. Бу клублыларның рифма буенча шигырь язуда беренче тәҗрибәләре булды, һәм барысы да бу эшне уңышлы башкарып чыга алды.                                                                  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: