«Мин үз халкымда яшәрмен» шигъри композиция (12+)

Шагыйрь Николай Михайлович Рубцов иҗаты һәркемгә якын һәм аңлаешлы. Аның лирикасы – рус әдәбиятының иң җәлеп иткеч һәм күпкырлы күренешләренең берсе. Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре тарафыннан Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Мин үз халкымда яшәрмен» дигән музыкаль-шигъри композиция уздырылды.

IMG_20260401_103759_818
IMG_20260401_103800_083
IMG_20260401_103800_425

Катнашучылар үзләрен шагыйрьнең гади булмаган язмышына катнашы бар сыман тоя һәм аның иҗатыннан ләззәт ала алды. Укучылар булачак шагыйрьнең тәүге, бик үк шома булмаган шигырьләре, яшьлек хыяллары һәм аның тәҗрибә туплаган шигъри иҗаты белән танышты. Композиция барышында Николай Рубцовның шигырьләре яңгырады, алардан башка рус шигъриятен күзалдына китерү мөмкин түгел. Ә  «Букет», «Тихая моя родина», «В горнице» җырлары белән музыкаль клиплар композицияне тагын да ямьләндерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: