«Шигырьләрдә кыш»: шигъри акция (0+)
Снег да снежные узоры, А.А.Фет. Карлы гыйнвар көннәренең берсендә, шәһәрдәшләрне яңа ел бәйрәмнәре белән котларга дип, 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Шигырьләрдә кыш» шигъри акциясе белән урамга чыкты. Билгеле, котлау сүзләре белән генә чикләнмәделәр. Теләге булган һәркем кышкы табышмакларны чиште һәм бик теләп кышкы бәйрәмнәр һәм күңел ачулар турында шигырьләр укыды. Аеруча Александр Сергеевич Пушкин әсәрләре, бигрәк тә аның «Зимнее утро» шигыре күп искә алынды. Шигырьләрне искә төшерә алмаучылар өчен китапханәчеләр кесә форматында Феттан башлап Хармска кадәр төрле авторларның кышкы шигырьләрен әзерләгән иде. Бу әсәрләр микрорайонда яшәүчеләргә кышкы чорның бар матурлыгын һәм тылсымын тоярга, рифмалаштырылган юлларның хисси һәм сокландыргыч дөньясына кереп чумарга, әлеге ел фасылына башка күз белән карарга мөмкинлек бирде. Күпләр бик теләп Борис Пастернак һәм аның «Зимняя ночь» шигыренә тукталды. |