«Бергәләп Россия турында юлларны укыйбыз» шигъри акциясе (6+)

Россия көне – илдә иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне без Туган илебеәне, Россиябезне данлыйбыз, меңьеллык тарихы һәм уникаль мирасы булган илне хөрмәтлибез, зур киңлектә бик күп халыкларны, мәдәниятләрне берләштергән илне хөрмәтлибез. Россия көнен бәйрәм итү алдыннан, 11 июньдә 16 нчы санлы китапханә  «Бергәләп Россия турында юлларны укыйбыз» шигъри акциясе үткәрде.

20260611_140816
20260611_140308
20260611_135819
20260611_135420
20260611_135248

Россия, Ватан турында шигырьләр алып, китапханәчеләр, микрорайонда яшәүчеләрне бәйрәм белән котлар өчен, урамга чыкты. Теләге булганнар Россия турында үзенең яраткан шигырен кычкырып укый алды. Өлкәннәр дә, балалар да бик теләп рус табигатенә һәм туган якка дан җырлаучы матур шигъри юлларны укыды. Илебез турында шигырьләр һәр йортта яңгырасын иде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: