Шагыйрь, актер, җырчы һәм музыкант (12+)

24 гыйнвар көнне 11 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен «Шагыйрь, актер, җырчы һәм музыкант» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

актер
20230124_105555
20230124_115618

Яшьләр В. Высоцкийның тормыш юлы һәм катлаулы иҗат юлы турында белде. Талантлы авторның күпкырлы иҗаты буенча фикер алыштылар. Чара вакытында электрон презентация тәкъдим ителде. Балаларны В. Высоцкий төшкән фильмнар һәм аның театрдагы эшчәнлеге кызыксындырды. Марина Влади һәм Владимир Высоцкий арасындагы үзара мөнәсәбәтләр дөньясына кереп чумдылар. Китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар да игътибарсыз калмады. «В. Высоцкийның соңгы интервьюсы» дигән документаль фильмны карадылар. Кичә дәвамында В. Высоцкийның җырлары һәм шигырьләре яңгырады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: