«Китап алсаң кулыңа – нур сибелер юлыңа» конкурсына йомгак ясау

Китап алсаң кулыңа 1
Китап алсаң кулыңа 2
Китап алсаң кулыңа 3
Китап алсаң кулыңа 4
Китап алсаң кулыңа 5
Китап алсаң кулыңа 6
Китап алсаң кулыңа 7

2015 елда Русиядә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан Яр Чаллы китапханәләр системасының 12нче санлы татар китапханәсе апрельдә 2-8нче сыйныф укучылары арасында «Китап алсаң кулыңа – нур сибелер юлыңа” дигән   шәһәркүләм  конкурс   игълан иткән иде. Конкурсның максаты – балаларда татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү, татар китабының  дәрәҗәсен  арттыру, укучыларны китапханәдә үткәрелгән әдәби чараларда актив катнаштыру иде. Конкурсны йомгаклау 20нче ноябрьдә китапханәдә үтте. Җиңүчеләргә “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы”ның дипломнары тапшырылды.       Беренче дәрәҗә дипломга 29нчы гимназия, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, икенче дәрәҗәдәге дипломга Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия, 54нче гимназия һәм 60нчы мәктәп лаек булды. Дипломнарны җиңүчеләргә юбиляр язучы Фәүзия Бәйрәмова тапшырды. Соңыннан ул балаларга үзенең “Бәхет ачкычы”, ”Нух пәйгамбәр көймәсе”, “Алыплар илендә” китапларының язылу тарихын һәм әсәрләрдәге геройлар турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Язучының һәрбер сүзен балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Чөнки балалар өчен язучы әдипләребез – балаларның  сердәше, замандашы һәм тәрбиячесе дә. Аларның әсәрләре баланың күңелен дәвалый, рухын ныгыта, әле ныгытып кына калмый, хыялларына канат  та куя…  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: