Китап чатыры астында (6+)
«Бүген һәркемнең үз зонты бар. Бу гадәти булмаган тарихка ия гадәти әйбер. 14 нче санлы китапханәдә балалар бу көнне зонтны кем һәм ни өчен уйлап табуы турында белде. Төрле илләрдә алар нинди булган? 200 ел элек зонтлар зиннәтле әйбер саналган, аларны саклап кына тотканнар, ватылса, төзәтеп куярга тырышканнар. Ул заманнарда яңгыр астында кулчатыры тотып чыккан кешеләрдән хәтта көлә дә торган булганнар! Зонтларның төрле модельләре белән таныштылар: эт йөртү өчен муенчак бавы белән зонт, сызгыру белән ачыла торган зонт һ.б. Балалар әдәби геройлардан күпләгән «зонт тарихлары»н ишетте, «юеш табышмаклар» чиште, Мэри Поппинстан киңәшләр алды. Үзләрен кулына зонт тотып саф һавада йөргән кытай мандарины ролендә сынап карады. Ачык ишекләр көненә килгән һәркем чын китап чатырында була алды, үзенең күңеленә хуш килгән китапны сайлый һәм истәлек өчен фотога төшә алды. |