М.М. Пришвинның Россия табигатенә багышланган китапларын бергәләп укыйбыз (6+)
11
Февраль 2022
Җомга
17нче санлы китапханә «М.М. Пришвинның Россия табигатенә багышланган китапларын бергәләп укыйбыз» VI Төбәкара акциясенә кушылды. Чарада алып баручы балаларга М.М. Пришвинның гаҗәеп кеше булуы, табигатьне яратуы, иң гади әйберләрдә дә матурлыкны күрә белүе һәм аны үз укучысына күрсәтә алуы турында сөйләде. Укучылар бик теләп язучының «Лисичкин хлеб», «Медведь», «Ёж» һ.б. хикәяләрен тыңлады. Шуннан соң балаларга М.М. Пришвинның әсәрләре буенча викторина тәкъдим ителде, алар сорауларга бик җиңеллек белән җавап бирде. |