Укыйбыз, уйныйбыз, бар табышмакларны чишәбез (0+)

11 август көнне 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, ишегалды бәйрәменә кушылып, чара кунаклары өчен «Укыйбыз, уйныйбыз, бар табышмакларны чишәбез» дигән әдәби ишегалды оештырды. 

лит дворик
IMG-20210811-WA0064
IMG-20210811-WA0078
IMG-20210811-WA0068
IMG-20210811-WA0081
IMG-20210811-WA0052
IMG-20210811-WA0090

Бәйрәмгә килүчеләрне шәһәребезнең язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән таныштырдылар, «Бергәләп укыйбыз» дигән китап күргәзмәсендә аларның китаплары тәкъдим ителде. Бәйрәмнең нәни кунаклары да игътибар үзәгеннән читтә калмады, аларны китапханәдәге яңа китаплар һәм вакытлы матбугат басмалары белән таныштырдылар. Шуннан соң балалар зур мавыгу белән «Серле сандык», «Әкият белгечләре», «Хаталарны төзәт» бәйгеләрендә катнашты. «Шигырьләр бульвары» бәйгесендә исә анда яшәүчеләр яраткан шигырьләрен укыды, үзләренә ошаган әсәрләрне укырга киңәш итте. Шулай ук китапханәчеләр «Әкият героен таны» викторинасын әзерләде, балалар аны җиңеллек белән үтте. Яшь рәссамнарга «Иҗади остаханә»дә үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге тудырылды, алар бик теләп төрле әсәрләрдән үзләренең яраткан геройларын рәсемгә төшерде. 
Чарада катнашучыларга татлы бүләкләр, китапханә визиткалары таратылды. Әлеге бәйрәм барысына да истә калырлык күңелле мизгелләр һәм бары тик уңай тәэсирләр бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: