Укыйбыз, уйныйбыз, ял итәбез – вакытны файдалы итеп үткәрәбез (6+)
31
Март 2022
Пәнҗешәмбе
30 март көнне 5 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр әдәби маҗараларда актив катнашты. Китапханәче белән берлектә балалар мәктәп һәм укучылар турында кызык хикәяләр укыды. «Бел әле» бәйгесендә әкият геройларын таныдылар, ә «Тылсымлы сандык» алып баручының сорауларына дөрес җавап бирүче укучылар өчен генә ачылды. «Әкияти ыгы-зыгы» әдәби уены һәм «Әкиятләр әйлән-бәйләне» бәйгесе рус һәм чит ил язучыларының яраткан әсәрләре сюжетларын искә төшерергә мөмкинлек бирде. Яшь китап сөючеләр балалар әдәбияты битләре буйлап сәяхәт итте һәм «Непоседа», «Мультик про дружбу», «Подарок для слона» мультипликацион фильм геройлары белән бергә маҗараларда катнашты. |