Кызыклы китаплар сезне көтә, балалар (6+)

30 ноябрь көнне 13 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен «Кызыклы китаплар сезне көтә, балалар» дигән кызыклы китаплар сәгате үтте. Балалар төрледән-төрле сорауларга җавап табарга, үткәннәр турында мәгълүмат алырга, табигать, әйләнә-тирә мохит серләрен аңларга, фән казанышлары, бөек ачышлар турында укырга һ.б. мөмкин булган танып белү әдәбияты белән танышты. 
Укучылар «Бу кызыклы» бүлегеннән мавыктыргыч фактларны тыңлады, «Үзеңне тикшер!» викторинасы сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште.

        

Поделиться: