«Культура.РФ» порталында туры эфирлар уздыру буенча практикум (18+)
28
Сентябрь 2022
Чәршәмбе
26 сентябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре китапханәчеләр өчен, методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан, «Культура.РФ» порталында «Мәдәни стриминг» практикумы үткәрде. Эш барышында туры эфирлар уздыру буенча гомуми киңәшләр бирелде. Трансляцияне әзерләү кагыйдәләре, техник таләпләр, порталда трансляцияләрнең сыйфат критерийлары һәм гаризаны карау вакыты ачыклап үтелде. YouTube, «ВКонтакте» яки «Одноклассники» кебек видеога чыгу мөмкинлеге булган платформаларда узарга мөмкин булган видеотрансляция турында консультация үткәрелде. Видеотрансляция рус телендә алып барылырга яки рус телендә субтитрлары булырга тиешлегенә аерым игътибар ителде. |