Туган җир җырчысы (6+)

17 февраль көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан укучылар өчен Михаил Пришвин иҗаты буенча әдәби кичә уздырылды. Михаил Михайлович Пришвин – табигатьтәге кызыклы күренешләрне күреп алып тасвирлый белгән гаҗәеп автор, ачык күңелле кеше. Ул безгә кабатланмас, гади һәм эчтәлекле табигать турындагы күпсанлы хикәяләр, повестьлар, очерклар иҗат итеп калдырган. 
Башта китапханәче балаларга язучының тормыш юлы, кызыклы мизгелләре турында сөйләде. Шуннан соң яшь укучыларны Михаил Пришвин иҗаты белән таныштырды һәм «Ребята и утята», «Ёж» дигән кыска хикәяләрен укыды. Балалар «Урман серләрен бел» әдәби викторинасында катнашты, язучының тормышы турында «Туган табигать Колумбы», «Пришвин – фотограф», «Дунино музей-утары» видеоязмаларын, «Кладовая солнца» китабы буенча китапнамә карады.
Язучының «…Табигатьне саклау – Туган илне саклау дигән сүз» дип әйткәннәре аның иҗатының шигаре буларак яңгырады. 

Поделиться: