«Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә» дигән хәтер көне узды (12+)
15 февраль көнне 14.00 сәгатьтә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көнендә аны искә алу өчен шәһәребезнең иҗат әһелләре, язучылар, журналистлар, Комсомол районы администрациясе, мәктәп укучылары, Л.Б. Васильев исемендәге КДАМТ студентлары җыелды. Чара Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимннары, Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Илдар улы Әхмәтҗановның сәламләү сүзләре белән ачылды. ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин Муса Җәлилнең шагыйрь һәм шәхес буларак үзенчәлеген билгеләп үтте. Чарада шәһәребезнең язучылар Мансур Сафин, Рәкыйт Аллабирде, Лилия Гыйбадуллина, Зәбир Хәлимов, Равил Мостафин һ.б.лар катнашты. М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы Гыйбадуллина Камилә башкаруында Муса Җәлилнең илһамлы шигъри юллары яңгырады. |