«Бөек Россиянең беренче императоры»: тарих сәгате (12+)

10 февраль көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә Петр I нең тууына 350 ел булуны бәйрәм итүгә багышланган «Бөек Россиянең беренче императоры» дигән тарих сәгате үткәрелде.
Китапханәче балаларга Петр I нең тормыш юлыннан кызыклы фактларны, булачак императорның балачак һәм яшүсмер еллары, аның тәхеткә менү вакыты, мавыгулары, Россия байрагын һәм армиясен булдыруы, дәүләт үзгәрешләре һәм бөек Санкт-Петербург каласына нигез салуы турында  сөйләде.
Дәрес «Россиянең бөек шәхесләре: Пётр I» презентациясе белән тулыландырылды. «Петр Беренченең күпкырлы шәхесе» дигән китап күргәзмәсендә аның башкарган гамәлләре һәм көрәштәшләре  турында әдәбият тәкъдим ителде, ул үзе дә иленә хезмәт куя һәм башкаларны да: «Ватанга яхшылык итегез, намус һәм тугрылык белән хезмәт итегез», дип чакыра. Алга таба балалар «Бөек реформачы» танып белү викторинасы сорауларына җавап бирде. Әлеге чарада катнашучылар Россияне алга киткән европа иле дәрәҗәсенә күтәрер өчен хезмәт иткән Бөек Петр турында тагын да күбрәк мәгълүмат алды. 

Поделиться: