Рәхмәтемне җырлар аша җиткерәм (12+)

21 март көнне 14 нче санлы китапханәдә кызыклы кеше, язучы, мөгаллим, режиссёр, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Уильям Шекспир исемендәге Халыкара премия лауреаты Зөләйха Мөхит кызы Минһаҗева белән очрашу узды.

Спасибо через песни
WhatsApp Image 2022-03-21 at 15.30.03
WhatsApp Image 2022-03-21 at 15.28.28
WhatsApp Image 2022-03-21 at 15.28.30 (1)
WhatsApp Image 2022-03-21 at 15.32.34
WhatsApp Image 2022-03-21 at 15.32.46
WhatsApp Image 2022-03-21 at 15.34.00

Билгеле булганча, теләсә кайсы китап язучыдан башлана. Аның фантазиясе безне күңелсезләнергә, шатланырга, уйланырга, фикер йөртергә мәҗбүр итә. Язучы белән шәхсән очрашырга, үз уй-хыялларын җанландыра белүче кеше белән танышырга мөмкинлек булу бик яхшы. 43 нче урта мәктәп укучыларына да шундый мөмкинлек тудырылды. Очрашу гаҗәеп җылы һәм иркен аралашу рухында узды. Чара кунаклары Зөләйха Минһаҗеваның үз иҗаты турында сөйләгәнне зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Кайда туган һәм укыган, яратып укый торган авторы һәм китабы, яраткан шөгыле, беренче китабының басылып чыгу вакыты, тәүге шигырен язу тарихы… – укучыларыбызны барысы да кызыксындырды.
Зөләйха Мөхит кызы катнашучыларны элегрәк язылган китаплары белән таныштырды һәм «Бүгенгедән узганнарга карыйм// Эхо старины глубокой» дигән яңа китабы турында сөйләде. Аның үзенең яңа әсәрләре өчен сюжетларны каян һәм ничек табуы, илһам чыганаклары турында мәгълүматны тыңлау кызыклы булды. 
Чарада З.Минһаҗева сүзләренә язылган җырлар яңгырады, катнашучылар шагыйрәнең шигырьләрен укыды. 
Очрашу азагында теләге булганнар истәлеккә авторның имзасын яздырып ала һәм аның белән фотога төшә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: