Мамай курганына багышланган патриотлык дәресе (6+)

Россиянең Хәрби дан көне якынлашканда 24 нче санлы китапханә 1 нче мәктәп укучылары өчен Сталинград сугышының 80 еллыгына багышланган патриотлык дәресе уздырды. 

Чара күләмле иллюстратив материалдан, 5 документаль хроника өзекләреннән һ.б.лардан торган электрон презентация фонында узды. 

Укучылар Мамай курганы буйлап виртуаль экскурсия кылды, аларны «Растет в Волгограде березка» җыры озата барды; пирамида топольләре аллеясы буйлап уздылар, Үлемгә каршы торучылар Мәйданында, Хәрби Дан залында булдылар, мактаулы каравыл сменасын күрделәр. Кайгы Мәйданына килделәр. Һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

Чара азагында Сталинград сугышының төп вакыйгалары турында белемнәрен тикшерү өчен, «Игътибар, сорау!» дигән викторина тәкъдим ителде. 

Поделиться: