«Тарих символларда һәм билгеләрдә» патриотик квиз (18+)

Россия байрагы көне – бар буын россиялеләр көне, бөек илнең тарихын олылау көне. Өч төсле әләм Россия дәүләтенең үсеше белән аерылгысыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әйләнгән. 
19 август көнне 1 нче санлы китапханә «Тарих символларда һәм билгеләрдә» дигән патриотик квиз уздырды. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, Россия Дәүләт символларының әһәмияте һәм мәгънәсе турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар Россия байрагы төсләре нәрсә аңлатуын искә төшерде. Чара барышында «Дәүләт байрагы көне» видеоязмасы күрсәтелде, Россия дәүләт символларын белү буенча «Үзебезнең уен» викторинасы уздырылды. Теләге булганнар «Намуслык, гаделлек, кыюлык» дигән китап күргәзмәсе белән таныша алды.

Поделиться: