«Ватанга хезмәт итү – изге эш!» патриотлык фестивале (6+)

Ватанны Саклаучылар көне якынлашканда шәһәр үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны Саклаучылар көненә багышланган «Ватанга хезмәт итү – изге эш!» дигән патриотлык фестивале үтте. 

123 — копия
IMG_4187 — копия
IMG_4220 — копия
5310273577838307542 — копия
5310273577838307553 — копия
5310273577838307554 — копия
5310273577838307556
5310273577838307560
5310273577838307579
IMG_4169
IMG_4182
5310157184224587653
5310248478049429927 — копия
IMG_4198 — копия
5310273577838307574

Чарага килүчеләрне фойеда Россия Армиясе турындагы соңгы елларда иҗат ителгән китапларны тәкъдим иткән «Ватанны Саклаучылар» дигән китап күргәзмәсе һәм «ҖИҢҮ» инсталляциясе көтте, аның фонында фотога төшәргә мөмкин булды.  
Икенче катта катнашучылар өчен «Тормыш хакына сугыш турында» дигән күргәзмә-экспозиция әзерләнгән иде, анда шәһәрнең Тарих һәм туган якны өйрәнү музее һәм шәһәр балалар иҗаты үзәгенең Хәрби дан музее үз экспонатларын тәкъдим итте.  
Музей хезмәткәрләре чарага килүчеләргә һәр экспонат турында сөйләде. Үзәк китапханәнең Әдәбият тарихы музее Муса Җәлилнең сугыш елларындагы тормышы турында сөйләде һәм сугыш урыннарында табып алынган экспонатларны күрсәтте.
«Сезнең таяныч» челтәрләр әзерләү буенча цех волонтерлары катнашучыларны үз эшләре, махсус хәрби операция зонасындагы сугышчылар өчен әзерләнгән әйберләр белән таныштырды.  
Иртән кече яшьтәге балалар өчен «Яшь геройларга багышлана» дигән әдәби-музыкаль композиция һәм  «Солдат хаты» мастер-классы узды. Балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә укучылар өчен «Минем илем. Минем Россиям!» интеллектуаль уены үтте. Уенда катнашучылар, командаларга бүленеп, Туган илебез, аның тарихы, армиясе, космонавтлар, илебез символлары һ.б. лар турында сорауларга җавап бирде. Җиңүчеләр дипломнар алды. 
Актлар залында катнашучыларны «Хәтерем торналары» дигән әдәби-музыкаль композиция көтте. Сәламләү сүзләре белән запастагы подполковник, «Герат» кыр почтасы» иҗтимагый оешмасы вәкиле Юскаев Илнур Баязит улы, «Барс» Десант-һөҗүм төркеме вәкилләре чыгыш ясады.
Фестивальгә кунак буларак урал шәһәре Чайковский шагыйре Юрий Тарасов килгән иде. Ул үзенең патриотик рухтагы шигырьләрен укыды һәм Чаллы волонтерларына  Чайковский волонтерларыннан рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 
«Герат» кыр почтасы агитбригадасы артистлары – Александр Тарасов, Марсель Заһидуллин үз җырлары белән дулкынландыргыч итеп чыгыш ясады. Аларның чыгышы чаллылыларның күңелләренә үтеп керде. Чарага килүчеләр арасында волонтерлар да, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре дә, балалар да бар иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: