21 майда урта мәктәп яшендәге укучылар өчен 15 нче санлы китапханә «Хатын-кызлар фронтта һәм тылда» дигән патриотлык сәгате үткәрде.
Балалар яшь кызларның ни өчен төрле ысуллар белән фронтка эләгергә тырышуы турында белде; разведчик Бобырева М.М., танкчы хатын-кыз Ращупкина А.М. кебек легендага әйләнгән хатын-кыз исемнәре белән танышты. Китапханәче яшүсмерләргә Зинаида Гавриловна, Зеркалий Мария Федоровна истәлекләре мисалында хатын-кызларның тылдагы хезмәт батырлыгы турында сөйләде. «Совет шагыйрәләре истәлегенә» һәм «Алар сугыш турында язды» викториналары укучыларның белемнәрен сынап карарга ярдәм итте: балалар әсәрләре буенча шагыйрь хатын-кызлар һәм язучы хатын-кызлар исемнәрен атарга тиеш булды. Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
|