«Киләчәк көннәр сакчысы…» патриотлык сәгате (12+)

Ватанны саклаучылар көне алдыннан 16 нчы санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Киләчәк көннәр сакчысы…» дигән патриотлык сәгате уздырды, ул яшүсмерләр өчен хәрби-патриотик бәйрәмгә әйләнде. Чара армиянең барлыкка килү тарихына, аның сугышчан үткәненә һәм героик хәзерге көннәренә экскурстан башланды. Очрашуда катнашучылар Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре, заманча хәрби һөнәрләр турында белде, үз Туган илеңне саклауның кирәклеге турында уй-фикерләре белән уртаклашты. Бурыч һәм биргән антыңа тугрылык, фидакарьлек, батырлык һәм намус, тәртиплелек һәм үздисциплина турында сөйләштеләр. 

млмлмлмлм
IMG-20240222-WA0065
IMG-20240222-WA0067
IMG-20240222-WA0068
IMG-20240222-WA0069
фото 1 233

Командаларына исем һәм шигарь уйлап табып, булачак илебез сакчылары солдат тормышының барлык сынауларын үтәргә юл тотты: теоретик белемнәр, сугышчан укулар, физик әзерлек. Яшь «солдатлар» «Сафта тору буенча әзерлек», «Солдат көнкүреше», «Солдат укуда», «Миналар кыры», «Командирлар эрудиты», «Оста снайпер» кебек уеннарда көчләрен, җитезлекләрен һәм интеллектуаль сәләтләрен күрсәтте. Командалар шулай ук «Хәрби дәрәҗәләр бәйгесе»ндә, «Капитаннар бәйгесе»ндә фантазияләрен, зирәклекләрен һәм осталыкларын эшкә җикте. Очрашуда Россия Армиясенең хәрби-диңгез флоты хәрбие катнашты, ул яшь буынга хәрби хезмәт һәм армия тормышы турында файдалы киңәшләр бирде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: