«Без бергә – Россия иле!» патриотлык сәгате (6+)
14
Июнь 2024
Җомга
14 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә, Россия бәйсезлеге көне кысаларында, «Без бергә – Россия иле!» дигән патриотлык сәгате узды. Чарада катнашучылар Россиянең дәүләт символлары – байрагы, гербы һәм гимны турында күрсәтмә мәгълүмат алды, Россия бәйсезлеге көне тарихы турында белде, «Сүзләрне тап» бәйгесендә катнашты һәм «Минем Ватаным – Россия» интеллектуаль викторинасы сорауларына җавап бирде, Туган ил турында шигырьләр тыңлады. |