«Иделдәге бөек көрәш» патриотлык сәгате (12+)

2 февраль көнне укучылар өчен «Иделдәге бөек көрәш» дигән патриотлык сәгате үткәрелде. Алып баручы балаларга Сталинград сугышының мөһим периодлары, аның тарихи яктан әһәмияте турында сөйләде. Укучылар Сталинградны саклаучыларның бөек батырлыгы, шәһәрне саклаганда күрсәткән геройлыклар һәм кыюлыклар, совет гаскәрләре белән беррәттән дошманга бер карыш җирне дә бирмәс өчен үз гомерләрен кызганмаган кешеләр турында белде. 

аираврвор
1
2

Сталинград оборонасының 200 героик көне тарихка иң күп кан коелган һәм рәхимсез сугыш булып кереп калды. Әмма әлеге операция барышында совет гаскәрләре немец армиясенең төп көчләрен әйләндереп алып юкка чыгаруга иреште. Чара азагында балалар «Хроника Сталинградской битвы».фильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: